Татарстанда бушлай онлайн-шахмат мәктәбенә җыю игълан ителде

2024 елның 16 марты, шимбә

Татарстан халкы шахмат мәктәбе укучыларын һәм тренерларын конкурста сайлап алуда катнаша ала. Ике айлык бушлай онлайн-курс "Яхшы эшләр формуласы" социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе һәм Рус шахмат мәктәбе тарафыннан оештырылган.

Проектның максаты - яшь шахматчыларга һөнәри спорт юлына басарга ярдәм итү, ә тренерларга тәҗрибә туплау. Сайлап алуда Татарстан, Башкортстан республикаларында , Амур, Түбән Новгород, Төмән, Воронеж һәм Томск өлкәләрендә, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында, Пермь краенда яшәүчеләр катнаша ала. Катнашу өчен  җиде яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук һөнәри үсеш белән кызыксынган тренерлар чакырыла.

Гаризалар 20 мартка кадәр кабул ителә, анкетаны chessyes.ru/sibur сайтында тутырырга кирәк.

Чараның кунаклары  халыкара гроссмейстерлар Георгий Кастаньеда һәм Николай Коновалов , алар күп кенә балалар һәм яшүсмерләр арасында дөнья, Россия һәм Европа чемпионнарын тәрбияләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International