Нәфис Косметикс КНИТУ-КХТИ каршындагы технологик көллият студентлары өчен стипендиаль программага йомгак ясады. Аның кысаларында 4 нче курс студентлары дүрт ай дәвамында предприятиенең җитештерү бүлекчәләрендә белем һәм тәҗрибә тупладылар.
Студентлар белән зур һөнәри тәҗрибәсе булган алты остаз-хезмәткәр эшләде. Программада катнашучыларның барысы өчен индивидуаль план-графиклар төзелгән. Диплом алды практикасы сыек юу чаралары һәм коры чистарту чаралары җитештерү цехларында, заводның үзәк лабораториясендә, пар-су цехында һәм башкаларда узды.
Стипендия программасына Нәфис Косметиксның төп офисында узган конференция кысаларында йомгак ясалды. Чарада компаниянең топ-менеджерлары, технологик көллият укытучылары, остазлар һәм студентлар катнашты. Балалар презентацияләр форматында хисап эшләре тәкъдим иттеләр, җавап сүзе белән аларның остазлары чыгыш ясады. Программада катнашучыларның барысына да бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.