Казанда Татарстан Республикасының иң яхшы тәрбиячесен сайлаячаклар

2024 елның 15 марты, җомга

Финал сынауларында конкурсның зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30 конкурсант катнашачак. «Ел тәрбиячесе» номинациясендә 20 катнашучы (Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Чистай муниципаль районнары) һәм «Туган телдә  тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә 10 катнашучы (Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән муниципаль районнары).

Финалда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларына түбәндәге конкурс сынауларын узарга кирәк: мастер-класс, балалар белән педагогик чара, тәрбия чарасы (“Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме  тәрбиячесе” номинациясендә конкурста катнашучылар өчен) һәм түгәрәк өстәл.

Чыгышлар йомгаклары буенча 22 мартта ике номинациядә абсолют җиңүчеләр безнең республиканы конкурс этабында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International