Сергей Кравцов: Укытучыга хөрмәт һәм балаларга мәхәббәт булмаса мәктәп булмый инде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Илкүләм мәгариф системасы турында.

- Бу система дөньяда иң яхшыларның берсе дип танылган һәм дөньяда иң яхшы белем биргән совет мәктәбенең иң яхшы тәҗрибәсенә нигезләнгән. - Безнең мәгариф системасы совет мәктәбенең элекке данын кайтарачак. Һәм ул дөньяда иң яхшысы булачак. Чөнки барыбыз өчен дә иң мөһиме - ул безнең балалар.  Мәктәптә система, тәртип булырга тиеш. Ул чагында гына нәтиҗә булачак.

Укытучылар турында.

- Бүген һәркем үз укытучыларын искә төшерә һәм алар өчен нәрсәдер эшли ала. Алар бит шәхеснең формалашуында төп рольне уйнаганнар. Мин Лидия Ивановнаны, Мәскәүнең 176 нчы номерлы мәктәбенең математика укытучысын бик яхшы хәтерлим. Ул миңа математикага мәхәббәт тәрбияләде, минем беренче остазым.

Үзенең педагогик тәҗрибәсе турында.

- Булачак укытучы өчен практика - бик мөһим тарих, моны үз тәҗрибәм буенча беләм, чөнки мин белгечлегем буенча математика укытучысы. Икенче курста пионервожатый булып лагерьга бардым, дүртенче курста мәктәптә кыска практика булды, ә бишенче курста мин остаз җитәкчелегендә эшләдем. Һәм педвузны тәмамлауга мәктәптә эшләргә тулысынча әзер идем.

Укытучыларның хезмәт хакы турында.

- Укытучының хезмәт хакы, һичшиксез, тиешенчә, хезмәтенчә  булырга тиеш. Ә тагын  берсе – ачык булырга тиеш, һәр педагог аның ничек исәпләнүен  аңласын өчен. Без бүген төбәкләрдә педагоглар хезмәте өчен түләү системаларына бердәм таләпләр әзерлибез, ул вакытта ставканы төгәл регламентлыйбыз.

Мобиль телефоннар һәм укытучыга  хөрмәт турында.

- Без укыганда сыйныфта сиздермичә генә нәрсәдер  төшерергә мөмкинлек юк иде. Әмма ул вакытта, мәгариф системасында, тәрбия башка дәрәҗәдә  булган, ышаныч та, укытучыга тиешле ихтирам да бар иде. Әгәр бүген бәхәсле вәзгыять туа икән, әлбәттә, мәктәп директоры, тәрбия эше буенча урынбасары  кушылырга тиеш. Әгәр вәкаләтләрне арттыру бар икән, тиешле нәтиҗәләр ясалырга тиеш.

- Укытучыга махсус басым ясалса, без укытучыны якларга һәм ярдәм итәргә тиеш. Минемчә, бу мәсьәләдә  психологлар белән дә, хокук саклау структуралары белән дә җитди фикер алышырга кирәк.

Дистант турында.

- Дистант - бары тик эпидемиологик вәзгыять һәм башка гадәттән тыш хәлләр  аркасында мәҗбүри чара. Бездә дистанцион белем бирү юк һәм була да алмый. Укучы читтән торып укый алмый: тәрбия, укытучы һәм яшьтәшләр белән аралашу системасы юк. Беләм, балаларны төрле сәбәпләр аркасында гаилә һәм дистанцион белем алуга күчерүчеләрнең күбесе үз теләге белән мәктәпкә кайтырга омтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International