2030 ел ахырына кадәр Россиядә 9,3 мең мәктәпнең матди-техник базаларын яңарту планлаштырыла

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2030 ел ахырына капиталь ремонт һәм реконструкциягә мохтаҗ гомуми белем бирү оешмалары биналары н төзекләндерү планлаштырыла.  Бу 9,3 мең мәктәпнең матди-техник базасын яңарту дигән сүз. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыруга багышланган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә чыгыш ясаганда әйтте.

Владимир Путин ассызыклаганча, һәр илкүләм  проектның барлык элементларын җентекләп планлаштыруны тәэмин итү мөһим. Аның сүзләренә караганда, мондый планлаштыру хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең гамәлдә булу логикасында - муниципаль дәрәҗәдән алып федераль дәрәҗәгә кадәр; бөтен эшне - стратегик карарлар кабул итүдән алып конкрет торак пунктта аларның гамәли кулланылышына кадәр берләштерергә тиеш.

Ул 2023 елга мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләрне үтәгән төбәкләр Башкортстан, Саха (Якутия), Төньяк Осетия - Алания, Чечен Республикасы,  Забайкалье крае.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары 2025 елдан аерым торак пунктларда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары  төзелә башлаячак, дип өстәде. Төбәкләр белән алты ел эчендә 150 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә «Профессионалитет» федераль проекты киңәя. Бүгенге көндә лидер төбәкләр Оренбург, Свердловск, Тула, Мурманск өлкәләре һәм Приморье крае.  Татьяна Голикова әйтүенчә  "Профессионалитет"ны киңәйтү кысаларында көллиятләр санын арттыру һәм проект кысаларында сәламәтлек саклау, хезмәт күрсәтү өлкәсе, иҗади индустрия кебек белгечлекләр буенча белем бирә башлау өчен әзерлек юнәлешләрен киңәйтү планлаштырыла. 2024 елга илнең 79 төбәгендә 70 кластер сайлап алынган  һәм хәзер тагын 20 өстәмә сайлана.

Агымдагы елның сентябреннән мәктәп  һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыны директорларының тәрбия эше буенча киңәшчеләре өчен 5 мең сум күләмендә кызыксындыру түләүләре кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International