Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да, онлайн рәвештә «России в регионе Южных морей»мәгариф-агарту проекты материаллары белән танышырга мөмкин. Ул 1803-1806 еллардагы беренче рус дөнья тирәли сәяхәтенең 220 еллыгына әзерләнгән.
Иван Крузенштерн җитәкчелегендәге экспедицияне әһәмияте буенча кешенең галәмгә чыгуы белән чагыштырырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр Миклухо-Маклай исемендәге фондта . Экспедиция Россиянең дөнья океанына юл ача һәм картография, гидрография, климатология, география, океанография, ботаника һәм этнография өлкәсендәге ачышларга нигез сала.
XIX-XI гасырлардагы безнең сәяхәтчеләргә багышланган тарих һәм географиянең мәктәп курслары өчен электрон иллюстрацияләнгән басма РАН галимнәре катнашында әзерләнгән. Материаллар укучыларга белем дәрәҗәсен үстерергә, тарих һәм география өлкәсендәге белемнәрне тирәнәйтергә, безнең планетаны өйрәнүгә Россиянең тарихи өлешен дөрес күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Проектның төп максатчан аудиториясе дип авторлар урта мәктәп укучыларын саныйлар.
Проект Россия Фәннәр академиясенең Көньяк-Тын океан төбәген өйрәнү үзәге һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә Миклухо-Маклай исемендәге фонд тарафыннан әзерләнгән. Проект материаллары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.