18 мартта Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланды.
Конкурс Казанда ике мәйданчыкта уздырыла: «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында һәм Яңа Савин районы мәгариф үзәге- 179 нчы гимназиядә («Педагогик дебют»).
“Ел укытучысы” конкурсында 42 укытучы катнаша. Алар арасында - башлангыч сыйныф, математика һәм информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, тарих, информатика, физиктәрбия укытучылары.
«Педагогик дебют» конкурсында 20 яшь укытучы катнаша, шул исәптән - башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары.