Бөтен республика буенча укытучылар балаларга ярымутрау тарихы һәм 2014 ел вакыйгалары турында сөйләделәр. “Татар-информ” хәбәрчесе 187 нче Казан лицеенда узган шундый дәресләрнең берсендә булды.
Традиция буларак, лицейда уку йорты директоры Гөлнара Галиева үткәргән тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннарын башкару һәм флагларын күтәрүдән башланды.
Линейканы тәмамлаганнан соң, барлык укучылар да үз сыйныфларына таралдылар. Шулай ук һәр дүшәмбе көнне мәктәпләрдә "Мөһим сөйләшүләр" уза, анда укучылар белән төрле актуаль темаларга сөйлиләр.
Бу дүшәмбе көнне мондый дәрес Кырымның Россия белән яңадан берләшүе темасыннан багышланды, чөнки бу вакыйганың ун еллыгы билгеләп үтелә.