Укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадасының финалы башланды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында илнең барлык төбәкләреннән 7 меңгә якын укучы катнашачак.

  2023 елда халыкара олимпиадаларда Россия  укучылары 34 алтын медаль яулаган иде.

Финал ярышларын француз һәм испан телләре, сәнгать (дөнья сәнгать мәдәнияте), физика, тарих буенча олимпиада ача.

Француз һәм испан телләре буенча финал ярышлары  Мәскәү дәүләт лингвистика университетында узачак, сәнгать буенча олимпиадада катнашучыларны Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты кабул итәчәк. "Сириус" федераль территориясе физика буенча олимпиада мәйданчыгы булачак. Тарих буенча ярышларда катнашучыларны Яңа Уренгойда, Арктика лицеенда көтәләр.

Олимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары барлык предметлар буенча туры эфирда трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International