22 мартта Казанда “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысын атаячаклар. Конкурсның финал этабы Казанда 18 марттан ике мәйданчыкта уза: «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында һәм Яңа Савин районы мәгариф үзәге-179 нчы гимназиядә («Педагогик дебют»).
“Ел укытучысы” конкурсының төбәк этабында зона этапларында җиңүче 42 педагог катнаша. Алар арасында - башлангыч сыйныф, математика һәм информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, тарих, информатика, физик культура укытучылары.
«Педагогик дебют» конкурсында 20 яшь укытучы катнаша, шул исәптән - башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары.