18 мартта “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Ул Татарстан Республикасы, Чаллы, Казан шәһәрләреннән 20 педагог һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 12 укытучы катнашында Казан шәһәренең “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында уза (Марий Эл, Чувашия, Мордовия , Башкортостан Республикалары, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Мәскәү шәһәре).
18, 19 мартта Татарстан Республикасыннан конкурсантлар дәресләр һәм методик остаханәләр күрсәттеләр. Аларны ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән торган конкурс жюри бәяли. 3 конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча (медиавизитка, дәрес, методик остаханә) 19 мартта конкурсның икенче этабына үткән кешеләрнең исемнәре билгеле булачак.
Финалда Татарстан Республикасының 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 педагог ярышачак.
Конкурста җиңүчеләрне 21 мартта, «Укытучыга сорау» Матбугат конференциясе» конкурсыннан соң билгеләячәкләр, ул Казан шәһәренең «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, Казан шәһәренең мәгариф оешмалары студентлары катнашында узачак.