Балык Бистәсе районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы булды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча коллегиясе утырышы узды.

Коллегия педагогик хезмәткәрләрне, иң яхшы методик тәҗрибәләрне өйрәнү максатында, 2024 елның февралендә оештырылган стажировка мәйданчыкларының эш йомгаклары буенча, республиканың Арча, Әлки, Буа, Саба, Нурлат, Түбән Кама, Биектау, Зәй районнары, шулай ук Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләр һәм методистлары өчен оештырылган төбәк фәнни-методик ярдәм күрсәтү системасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Утырыш  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  җитәкчелегендә узды, катнашучыларны Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов сәламләде, нотык белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова чыгыш ясады.

Моннан тыш, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан эшләнгән материаллар күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International