«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына сайлап алуның 1 этабы старт алды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

19 марттан 29 мартка кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның  (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән проектны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы уза.

Республиканың 32 муниципаль берәмлегеннән мәктәпкәчә мәгариф оешмаларыннан 40 гариза кабул ителгән.

Икенче этап 3-19 апрель көннәрендә узачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грант алучыларның эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатында эксперт комиссиясенең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чыгулары планлаштырылган.

Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International