Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне»Бөтенроссия акциясендә катнашты. Быел акциядә катнашучылар БДИның тарих буенча кыскартылган вариантын яздылар.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанның 139 нчы гимназиясендә БДИ тапшырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары хезмәткәрләре, «Ак Барс» хоккей клубы, «Зенит» волейбол клубы, УНИКС баскетбол клубы, «Рубин» футбол клубы спортчылары һәм чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнашты.
Министр әйтүенчә, Татарстанда быел БДИны 14,5 мең унберенче сыйныф укучысы тапшырылачак, ә ОГЭны 43,5 мең тугыз сыйныф укучысы.
Акциядә катнашучылар БДИның барлык процедураларын да үтте. Аларны аудиториядә метал эзләгеч рамкасы аша һәм паспорт күрсәтеп керттеләр. Үзләре белән язу ручкасы, су, дарулар гына алырга рөхсәт иттеләр.
Ата-аналар тиешле бланкларны тутырдылар һәм оештыручыларның инструктажын тыңладылар.