Татарстанда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе составы яңартылды. Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Коллегия составына барлыгы дүрт кеше кертелгән:
- Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов;
- КФУ ректоры Ленар Сафин;
- Казанның Киров районы катнаш төрдәге 101 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева;
- Россия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе Ирина Проценко.
Шулай ук Илдар Гыйльметдинов вазифасының да исеме үзгәртелде - «Милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Федеральная национально-культурная автономия татар» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе».