БДИ ны вакытыннан алда 3 меңгә якын катнашучы тапшырачак

2024 елның 22 марты, җомга

22 мартта бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда уздыру чоры башлана. Анда катнашу өчен  2918 кеше теркәлгән. БДИ оештыру өчен Россиянең 66 төбәгендә 118 имтихан үткәрү пункты файдаланылачак.
Вакытыннан алда чорда катнашучыларның иң популяр предметлары - рус теле, база һәм профильле математика, җәмгыять белеме, биология һәм инглиз теле.
Беренче көнне БДИ  география һәм әдәбият буенча уза. 26 мартта рус теле буенча имтихан булачак, 29 мартта - база һәм профиль дәрәҗәле математика буенча, 2 апрельдә - биология, физика һәм чит телләр буенча (язма өлеш), 5 апрельдә - БДИның чит телләр буенча телдән өлеше, 9 апрельдә - информатика һәм җәмгыять белеме буенча, 12 апрельдә - тарих һәм химия буенча.
15-22 апрель көннәрендә расписаниедә барлык предметларны тапшыру өчен резерв көннәре каралган.
БДИның вакытыннан алда чоры 22 апрельдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International