Бүген география һәм әдәбият буенча БДИны вакытыннан алда тапшыралар

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 22 мартында география, әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.
Вакытыннан алда башкарыла торган имтиханнар Татарстан Республикасында  2 имтиханнар үткәрү пунктында уздырыла. Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы мәктәбе базасында география буенча БДИны 2 кеше тапшыра. Әдәбият буенча БДИны Казанның 65 нче мәктәбе базасында 1 кеше тапшыра. Барлык катнашучылар да республика көллияте студентлары.

Нәтиҗәләр 2024 елның 4 апреленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.
БДИ нәтиҗәләрен алар Рособрнадзорның рәсми сайтында "ГИА" https://checkege.rustest.ru/ бүлегендә белә алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International