Аксубайда “Гаилә елына” багышланган чаралар циклы кысаларында “Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балаларның мәнфәгатьләрен яклау” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Аксубай районының опекун һәм попечитель гаиләләре - ятим балаларга торак бирү һәм аларга сак мөнәсәбәт буенча бурычларның үтәлеше һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүне вакытында кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл эшендә Аксубай районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре , ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре катнашты.