Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров Татарстанда “Россиянең ел укытучысы - 2024” конкурсының республика этабында җиңүче булды. Ул республиканы сентябрьдә-октябрьдә Саратов өлкәсендә узачак бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк.
Журналистлар белән әңгәмәдә җиңүче башта инженер-төзүчегә укуын , төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамлавын белдерде.
Конкурсант фикеренчә, хәзерге укытучы теләсә нинди үзгәрешләргә әзер булырга һәм стресска чыдам булырга тиеш. " Балалар белән бер дулкында булу мөһим. Аларның һәркайсына ачкыч табарга кирәк», - дип ассызыклады ул.
Хәбировка Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин диплом, статуэтка һәм акчалата сертификат тапшырды.