Россиянең барлык мәгариф учреждениеләре дә яңа уку елыннан үз биналарына һәм территорияләренә РФ дәүләт флагын урнаштырырга тиеш булачак. Канунга Президент Владимир Путин кул куйды.
«РФ Дәүләт флагы турында» 2000 елның 25 декабрендәге 1-ФКЗ номерлы Федераль конституциячел законның 4 маддәсенең икенче өлешенә «гомуми белем бирү» сүзен «мәгариф» сүзе белән алмаштырып, үзгәреш кертергә», - диелгән хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документта.
Үзгәрешләр Дәүләт Думасы тарафыннан 2024 елның 19 мартында, Федерация Советы тарафыннан 20 мартта хупланды.