«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе 26 апрельдә узачак, акция алтынчы тапкыр узачак, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча тест бөтен Россия һәм чит илләрдә узачак.

Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышланачак.

«Җиңү диктанты» акциясенә теләгән һәркем яшенә карамастан катнаша ала.

Диктант мәйданчыклары Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит илдә ачылачак. Диктант сораулары инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителәчәк. Мәскәүдә акциянең үзәк мәйданчыгы гадәттәгечә Поклонная тавында урнашкан Җиңү музее булачак. Диктантка әзерләнү өчен оештыручылар сигез федераль округта ачык лектория планлаштырганнар. Моннан тыш, мультимедиа күргәзмәләре һәм цифрлы экскурсияләр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International