Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башланды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

2024 елның 26 мартында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып тора. Рус теле буенча минималь бусага 24 балл тәшкил итә.

Рус теле буенча БДИга вакытыннан алда 19 катнашучы гариза биргән, шулардан 11е көллият студенты һәм 8е агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар.

Имтиханнар Татарстан Республикасы имтиханнарын уздыруның ике пунктында: Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы мәктәбе һәм Казанның 65 нче мәктәбе базасында уздырыла. Имтиханнар үткәрүгә 41 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Рус теле буенча имтиханның озынлыгы 3 сәгать 30 минут, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен - 5 сәгать.

Нәтиҗәләрне игълан итү вакыты 2024 елның 11 апреленнән дә соңга калмыйча. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары нәтиҗәләрне үз мәктәпләрендә белә алачак, ә калган катнашучылар Рособрнадзорның "ГИА" https://checkege.rustest.ru/ рәсми сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International