Иннополис лицее командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында Татарстанны тәкъдим итәчәк

2024 елның 26 марты, сишәмбе

12 апрельдән 14 апрельгә кадәр Пермьдә Идел буе федераль округы мәктәп укучылары арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?"интеллектуаль олимпиадасының округ этибы үтәчәк. Татарстанны Иннополис лицее командасы тәкъдим итәчәк.

Узган елның 14 декабрендә, республиканың барлык муниципалитетларында интеллектуаль олимпиаданың сайлап алу туры узды. Уеннарда бөтен төбәктән 266 команда катнашты.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының сайлап алу этабы 16 февральдә Казанда узды. Анда 25 команда катнашты. Иннополис лицее командасы абсолют җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International