Татарстаннан 17 мең бала язгы каникул вакытында савыктыру лагерьларында ял итәчәк. Алар арасында 829 бала ата-аналары мобилизация буенча чакырылган гаиләләрдән, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьлары үз эшләрен башлады инде. Бу сезонда балалар һәм яшүсмерләрне 280 ял оешмасы кабул итәчәк дип планлаштырыла.