Татарстаннан 12 укучы сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призерлар булды. Олимпиаданың йомгаклау этабы 18-24 мартта Мәскәүдә Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы Россия университеты базасында узды.
Анда Россиянең 74 төбәгеннән 247 укучы катнашты. Балалар үзләренең белемнәрен кинематография һәм иҗат турларында күрсәттеләр, анда алар кинематография кадрларын анализладылар, рәсем сәнгате әсәрләрен чагыштырдылар һәм сәнгать китапханәсе проектын төзеделәр.
Татарстаннан Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Актаныш, Азнакай, Бөгелмә, Түбән Кама районнарыннан 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Җиңүчеләр - Розалина Зиатдинова һәм Адалат Нигъмәтҗанова - Казанның Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары.
Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Укучыларны олимпиадага әзерләгән педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!