РФнең кечкенә шәһәрләрендә эшләүче сыйныф җитәкчеләренә айлык өстәмә түләүләр ике тапкыр артачак

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

100 меңнән кимрәк кеше яшәгән торак пунктларда мәктәпләрдә эшләүче  сыйныф җитәкчеләре һәм көллиятләрдәге  төркем кураторлары айлык өстәмә түләүне ике тапкыр арттыра алачак , ул 10 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Үзгәрешләр 2024 елның 1 мартыннан булыр дип көтелә. Тиешле йөкләмәне Президент Владимир Путин  29 февральдә үткән Федераль Җыенга юлламасында кушты.

Сыйныф җитәкчелеге өчен   2020 елда гамәлгә кертелгән федераль өстәмә түләү барлык төбәкләрдә дә  5 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International