Югары уку йортлары һәм көллиятләр биналары өстендә Дәүләт флагын элеп куя башлыйлар. Элегрәк "РГ" Россия юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев сөйләгәнчә, яңалы к барлык белем бирү оешмаларына да, нинди милек булуына карамастан, күрсәтелгән оешмалар биналарында Дәүләт флагын даими урнаштыру турындагы норманы тарата. Элеккеге кагыйдәләр Дәүләт флагын гомуми белем бирү оешмалары, ягъни мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар биналарында гына даими урнаштыруны күздә тоткан. Хәзер флаглар югары уку йортлары һәм көллият биналары өстендә барлыкка киләчәк. Яңа нормалар 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк.
Кабул ителгән закон авторлары бәяләве буенча, флагны һәм дәүләтнең башка символларын куллану гражданнарны тәртипкә сала һәм берләштерә, шулай ук патриотик тәрбиядә мөһим роль уйный.