Татарстанлылар «Җиңү диктанты» мәйданчыкларында махсус операциядә катнашучыларга хат яза алачак

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бу хакта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Акция алтынчы тапкыр узачак. Быел 26 апрельдә уку йортлары базасында 100дән артык ачык мәйданчык оештырылачак.

“Мәйданчыклар иртәнге сәгать 10да ачылачак, ә диктант үзе Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә башлана, - дип сөйләде архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. - Акциягә кушыла алмаучыларга онлайн эш башкарырга тәкъдим итәчәкләр».

«Тарихи хәтер» партпроектының координаторы билгеләп үткәнчә, чарага Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, блокадачыларны да  чакырырга кирәк.

"Алар акциядә катнашучыларны сәламләсеннәр, алар алдында чыгыш ясасыннар, ул куркыныч көннәр турындагы истәлекләре белән уртаклашсыннар. Ветераннар - илебезнең җанлы тарихы, яшьләр өчен батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге”, - дип саный Гөлнара Габдрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International