«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын үткәрү турында

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

18-21 март көннәрендә Казанда «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.

Анда Татарстанның гомумбелем бирү оешмаларының 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы (зона этабында иң күп балл җыйган Зәй, Тукай, Мөслим, Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Нурлат, Теләче, Лаеш, Ютазы, Арча, Буа, Түбән Кама районнары, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре), һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан (Марий Эл , Чувашия, Мордовия , Башкортстан Республикалары, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәре)  укытучылар катнашты.

Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Татарстан Республикасы укытучылары арасында конкурста җиңүче- Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы - Казан шәһәре Идел буе районының «19 нчы гимназия» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Россиянең башка субүектларыннан туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты укытучылары арасында җиңүче - Вәлиева Альбина Зинфир кызы - Мәскәү шәһәренең «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы Татарстан Республикасын « Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты  укытучысы» Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк, ул 2024 елның сентябрендә Казан шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International