Быел «Театраль Идел буе» фестивале бишенче мәртәбә уза. Фестиваль Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тарафыннан 2019 елда инициацияләнде. Быел анда катнашырга 400 гә якын театр коллективы һәм 6 мең актер теләк белдергән, финалга 28 спектакль узган , Идел буе федераль округының һәр төбәгеннән икешәр.
Татарстаннан «Кечтүк» спектакле ("Малявка") балалар куелышлары категориясендә «Апуш» иҗат берләшмәсенең "Без" студиясе тәкъдим итте. “Татар-информ”га “Апуш” студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова аңлатканча, балалар Ленин мәдәният йортында шөгыльләнәләр.
“Апуш” берләшмәсе зур. “Без” - безнең театр студиясенең бер мәктәбе. Былтыр фестивальдә безнең берләшмәдән Сәйдәш мәдәният йортында шөгыльләнүчеләр - “Апушның тылсымлы төшләре” спектакле белән катнашты, - дип аңлатты әңгәмәдәш. "Апушның тылсымлы төшләре" спектакле, узган сезонның "Театраль Идел буе" нда иң яхшысы булды.
Яшьләр спектакльләре номинациясендә быел Татарстан финалына «НормальНо» инклюзив спектакле чыкты. Анда өлкәннәр "Э-моция" студиясеннән сәламәтлек үзенчәлекләре белән уйныйлар.
Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Апуш" иҗат берләшмәсе "Кечтук" спектакле белән "Балалар театр коллективлары һәм студияләре" номинациясендә икенче урын яулады, 117 балл җыйды. Өлкәннәр өчен инклюзив "Э-моция"студиясе "Яшьләр театр коллективлары һәм студия" номинациясендә җиденче булды.
Быел «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә беренче урынны Пермь крае коллективы тәкъдим иткән «Крылья» спектакле алды. Ул 151 балл җыйды. Өченчесе - "Ә мин бу төш булды дип уйладым" постановкасы Удмуртиядән катнашучылардан.
«Театраль Идел буе» җиңүчеләре, быел төп приз буларак, Россиянең әйдәүче театр институты - ГИТИС вәкилләре белән бергә круизга юл тотачаклар. 27 майдан 3 июньгә кадәр профессиональ педагоглар һәм режиссерлар театраль осталыкта профессионал булмаган катнашучылар белән шөгыльләнәчәк һәм фестивальдә җиңүчеләр шәһәрләрдә круиз маршруты буенча күрсәтәчәк спектакльләр эскизлары булдыру өстендә эшләячәк.