Татарстан мәктәпләренә компьютер техникасын яңарту өчен 156,3 млн сум акча бүленәчәк

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта кирәкле акчаларның күп өлеше- 126,6 млн сумнан артык, республика бюджетына федераль бюджеттан керәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Сүз цифрлы белем бирү мохитен кертү һәм укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү өчен мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту турында бара. Акчалар 39 мәгариф учреждениесе өчен техника сатып алуга һәм «IТ-куб» балалар өчен цифрлы белем бирү үзәген төзүгә юнәлдереләчәк.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең уннан артык юнәлешен үз эченә ала: «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һәм башкалар.

Февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы яңа проектларны анонслады. Бу-  "Кадрлар", "Россия яшьләре", "Дәвамлы һәм актив тормыш", "Гаилә" .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International