Татарстан мәктәпләрендә салым белеме дәресләре узды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта республика буенча федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә.

Моның  төп максаты - икътисадый яктан белемле һәм үз гамәлләре өчен җавап бирүче гражданинны тәрбияләү. Шуңа күрә салым хезмәте хезмәткәрләре укучыларга ничек итеп мошенниклар корбаны булмаска икәнен аңлаттылар. Мәсәлән, челтәрдә яки җәмәгать урыннарында алар ялган фирманы үз исеменә теркәп, директор яки эшмәкәр булу турындагы белдерүләр еш очрый. Мошенниклар проблемалар  булмаячак, ә "бизнесмен" хезмәт хакы алачак, дип вәгъдә итә.

Белгечләр мондый вәзгыятьтә бөтен җаваплылык нәкъ менә номиналь җитәкчегә төшә дип ассызыклыйлар. Алдакчыларның тәкъдименә риза булучылар салым, административ һәм җинаять кануннары буенча җавап бирәчәк. Фиктив җитәкчегә 500 мең сумга кадәр штраф, шулай ук төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Салым хезмәтләре хезмәткәрләре укучыларны уяулыкка һәм җиңел акча эшләү турындагы тәкъдимнәргә ышанмаска чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International