Илсур Һадиуллин мәктәптә буллингтан ничек качу турында сөйләде

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Мәктәптә  буллинг белән очрашсалар, укучыларга нишләргә?   Бу хакта министр ТР Төбәк идарәсенең туры эфиры вакытында сөйләде.

Һадиуллин сүзләренә караганда, әгәр сыйныф җитәкчесе баланың үз-үзен тотышында нидер үзгәргәнен сизгән икән, ул бу хакта әти-әнисенә хәбәр итәргә тиеш.

Мәктәпләрдә буллингны булдырмау  өчен комплекслы эш алып барыла, дип өстәде министр. “”Беренчеләр хәрәкәте”, тәрбия эше, хезмәт дәресенең  мәктәпкә кайтуы, эшче кадрлар әзерләү . Бу мәсьәләләрне тылсымлы таяк кебек тиз генә хәл итеп булмый. Без һәр балага, ата-анага барып җитәргә тиеш, ә ата-ана үз чиратында укытучыга  ", - дип йомгаклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International