Мәскәү авиация институтында авиатөзелеш юнәлешендәге инженерлык сыйныфлары челтәрен үстерү буенча киңәшмә узды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Чарада 18 төбәктән вәкилләр катнашты. Киңәшмәнең максаты авиатөзелеш профиле классларының эш методикасын тикшерү һәм төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу.

Катнашучыларны  РФ мәгариф министры урынбасары Анастасия Зырянова сәламләде. "Авиатөзелеш профиленең инженерлык сыйныфлары" үсешендә Мәскәү авиация институтының роле турында МАИның стратегик үсеш буенча проректоры Александр Шемяков сөйләде.

Белем бирү алымнарын актуальләштерү өчен, 2023 елда Мәскәү авиация институты базасында өстәмә һөнәри белем бирүнең биш программасы оештырыла. 2023/24 уку елында алар буенча проектта катнашучы мәктәпләрдән 363 укытучы укуыды,  2024/25 елда тагын 300 укытучыны өйрәтү планлаштырыла.

Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе урынбасары Олеся Лукашук билгеләп үткәнчә, укытучыларны сыйфатлы әзерләүне, укыту-методик тәэмин итүне һәм мәктәпләргә ярдәм итүнең һәм мотивациянең финанс механизмнарын яраштырырга кирәк.

"Авиатөзелеш профиленең инженерлык сыйныфлары" проекты Россия мәктәпләрендә инде ике ел гамәлгә ашырыла. Быел  беренче чыгарылыш узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International