Татарстаннан ике укучы физика буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 марттан 27 мартка кадәр «Сириус» федераль территориясендә узды. Анда илнең 64 төбәгеннән 400 укучы катнашты. Татарстан Республикасыннан Казан гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм Иннополис лицееннан 6 укучы катнашты.

Олимпиада эксперименталь һәм теоретик турлардан торды. Эксперимент туры биремнәрен үтәгәндә, балалар куелган мәсьәләләрне тәҗрибә юлы белән чиштеләр . Эксперимент туры биремнәре кебек үк, теоретик турның биремнәре дә  физиканы тирәнтен аңлауны, мәгълүматлар, графиклар белән эшли белүне таләп итте.

Олимпиадада катнашучылар өчен турлар арасында "Сириус" университеты "Прорыв" проекты робототехникасының инновацион лабораториясенә экскурсия оештырылды, анда яңа буын энергетика җайланмалары өчен роботларны тикшерәләр.

27 мартта олимпиаданың ябылу тантанасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Казан шәһәре  Вахитов районының 131 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Берадзе Алиса  һәм " Иннополис лицее "ның 9 нчы сыйныф укучысы Матвеев Артемий  иң катлаулы һәм абруйлы олимпиаданың  призерлары  булдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International