Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Чит ил студентлары ярдәмләшеп яши
2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Ни өчен Казанда Урта Азия халыкларына сәеррәк карыйлар? “Әлеге мөнәсәбәт кешенең үзеннән тора, – ди КФУның юридик факультеты студенты, Чит ил студентлары ассоциациясе рәисе Данияр Иманалиев. – Кеше чит илдән килгәннәргә үз карашын үзгәртергә телиме? Әгәр теләсә, без нәрсә эшләгәнебезне күрсәтә алабыз. Бу вакытта мәдәниятләр белән алмашу да булыр иде. Без бит, россиялеләр кебек, шундый ук кешеләр. Өстенлекләребез дә, кимчелекләребез дә бар. Алар бит нинди милләттән булуыңнан тормый”.
Чыннан да, игътибар белән карасак, без Урта Азия халыкларына әллә ничегрәк мөнәсәбәттә. Кайчакта, үзебез дә сизмәстән, ул җирлек вәкилләре белән дорфа, хәтта битараф рәвештә кыланабыз. Ә бит алар арасында Казанда үз көчләре белән зур уңышка ирешкәннәре дә шактый. Андый яктан яшьләрнең актив булуы күңелне күтәрә. Кыргызстан егете Данияр Иманалиев та нәкъ шундыйлардан.
“Безнең Кыргызстанда Россия вузларына укырга керергә мөмкинлек бирә торган программа бар, – дип аңлатты ул Intertat хәбәрчесенә. – Документларымны биргәннән соң, конкурстан үткәнем ачыкланды. Безгә 100 шәһәрдәге вузлар тәкъдим ителде. Мин Казанны сайладым”. Әти-әнисе дә егеткә Татарстан башкаласын сайларга кушкан. Кыргызларга тугандаш булган татарлар яшәгән төбәк булганы өчен.
Данияр 8 сыйныфтан бирле юрист булырга хыялланган. Кечкенәдән футбол уйнарга ярата. Мәктәптә дә актив була, аның ярдәме белән төрле чаралар уздырыла. Башта Универсиада авылындагы чит ил студентлары яши торган тулай торакта активист була. Анда төрле чаралар оештырып, бәйрәмнәр уздырып йөриләр. Аннан соң студентлар советына керә, аннары – Чит ил студентлары ассоциациясенә. Аның координация советында тора. Данияр ярдәме белән төрле чаралар үтә, яшьләр эшләре буенча комитет, вузлар белән эш алып барыла. Иң яраткан чараларның берсе – “Дөньяның энҗе бөртеге” (“Жемчужина мира”) дип исемләнгән матурлык бәйгесе. Анда чит илдән килгән студент кызлар катнаша. Бу – төрле мәдәниятләр белән танышу чарасы. Быел аны бишенче тапкыр үткәрергә планлаштыралар.
Агымдагы уку елы башында аңа сайлауларда катнашырга тәкъдим итәләр. Ул теләп ризалаша. Әлеге сайлаулар хисап-сайлау конференциясе кысаларында үтә. Чит ил студентлары ассоциациясенең 2011-2013 еллардагы рәисе Аденийи Адебайо хисап тота. Шунысын да әйтергә кирәк, аның командасы актив була. Чит ил студентларының бөтенроссия форумында да аларның активлыгын аерым билгеләп үтәләр.
Инде хәзер рәис дәрәҗәсенә сайланылгач, Данияр үзенең планнары белән дә уртаклашты. “Безнең төп бурычларыбыз бар: элеккеге традиция, проектларны саклап калу, аларны үстерү, – диде ул. – Вузлар белән эшләү дә безнең бурычка керә. Казанда 5000 чит ил студенты бар дип исәпләнә. Һәрберсенең безнең ассоциациягә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге булсын иде”. Шулай ук Данияр, үзе юридик факультеты студенты буларак, чит ил студентларына юридик ярдәм күрсәтергә җыена.
Чит ил студентлары ассоциациясе Студентлар лигасы белән дә хезмәттәшлек итә. Аның ярдәме белән Үзәк стадион манежында былтыр чит ил студентлары арасында футбол чемпионаты уздырыла. Монда һәрбер якташлык үзенең командасын туплап, футбол уйный алган.
Шулай ук рус теле буенча олимпиада үткәрәләр. Максаты: бер-берсенә рус теле буенча белемнәрен күрсәтү, коммуникатив күнекмәләр белән танышу. Әлеге чара КФУның Филология һәм сәнгать институты ярдәмендә үткәрелә.
Читтән килгән кешегә бер дә җиңел түгел. Төп проблемалары исә телгә бәйле. Күбесе бөтенләй тел белмәгән килеш килә. “Без үзебезнең тулай торакта беренче ел килгәннәрне каршы алабыз, университетка озатабыз, кечкенә экскурсия үткәрәбез”, – ди Чит ил студентлары ассоциациясе рәисе. Шулай ук миграция кануннарын белмәгәнлектән дә каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Студентлар теркәлүне дөрес үтмәгән очраклар да була.
“Казанга килгәч, үземнең җитди проблемалар булмады, – дип искә ала Данияр Иманалиев Татарстанга килгән көннәрен. – Бер нәрсә дә гадәти түгел иде. Башта мин адашып та йөрдем, Казанда бит урамнар буталчык. Шәһәрлеләр чит ил студентларына аңлау белән карыйлар. Әзерлек елын башка шәһәрләрдә үткән студентлар Казанда, башка шәһәрләргә караганда, чит ил кешеләренә тыныч карыйлар, ди”.
“Казан халкы татарча, русча аралаша, – ди Данияр. – Инглиз яки башка чит телләрне алай ук белми. Бу да каршылык тудыра. Мәсәлән, бер тапкыр аэропортка чит ил студентын каршы алырга барганда, аэропорт хезмәткәрләре дә инглиз телен белмәде”.
Даниярның Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле регионнарыннан дуслары күп. Алар барысы да аңа яхшы мөгаммәләдә.
Аның чит ил студентларына теләге дә бар: “Һәрвакыт булдырып карарга, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Туган ягыгыздан ерак булуыгызга карамастан, түзәргә. Аннары барысы да булачак”.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз