Юдино балалар бакчасында беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркем барлыкка киләчәк

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Төркем катнаш типтагы "Тургай" 62 нче балалар бакчасында барлыкка киләчәк, анда декабрьдә капиталь ремонт тәмамланды. Биредә 10 төркем ачылган, шуларның сигезе - 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен, тагын икесе – 1,5- 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Яңартудан соң биредә музыка һәм физкультура заллары, инженерия кабинетлары, юл хәрәкәте иминлеге, уку сыйныфы, күпфункцияле һәм логопедик кабинетлар ачылды.

Балалар бакчасы экология тәрбиясендә махсуслашачак.

Мәктәпкәчә учреждениедә Казан мэры Илсур Метшин булды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә, бу күрсәткеч буенча шәһәр Россия буенча лидерлар рәтенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International