Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Вертолет җыярга мәктәптән үк өйрәтәләр
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
29 сентябрь - Россия күләмендә Машина төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда исә әлеге төр белгечләрне мәктәп бусагасыннан ук әзерли башлыйлар.
Татарстанның оешма һәм предприятиеләренә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен мәктәп һәм югары уку йортлары биргән белем генә җитми. Киләчәктә республика көндәшлеккә сәләтле кадрлар белән тәэмин ителсен өчен мәгариф процессында эш бирүчеләрнең, ягъни төрле компания вәкилләренең катнашуы да зарур.
Соңгы елларда республика вузларында әлеге тәҗрибә актив кулланыла башлады. Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү бер хәл, кайбер зур предприятиеләр югары әзерлекле кадрларны мәктәптә үк әзерләү кирәк дип саный һәм бу процесста актив катнаша.
Төгәл фәннәр белән эшләү өчен тел белеме кирәк
Шундыйларның берсе - Казанның вертолет заводы. Әлеге предприятие Казан шәһәренең 8нче номерлы гимназиясендә махсус «вертолет сыйныфлары» булдырган, ягъни 9нчы сыйныфка җиткәч, «В» классындагы укучыларга физика һәм математика буенча өстәмә фәннәр керә башлый. Әлеге дәресләр соңгы сәгатьләрдә үткәрелә, шул рәвешле аларга 9нчы «А» һәм «Б» сыйныфы укучылары да йөри ала. Ә 10нчы класста исә «В» классы физика һәм математиканы тирәнтен үзләштерә торган сыйныф итеп билгеләнә.
Мәктәп директоры Марина Пичугина сүзләренә караганда, әлеге сыйныфларны нәкъ менә гимназиядә булдыру юкка түгел. «Күп еллар дәвамында безнең мәктәп гуманитар фәннәргә өстенлек бирә килде. 2009 елда Казан вертолет заводының генераль директоры Вадим Лигай үзара хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады. Бактың исә, аның нәкъ менә безнең мәктәпкә мөрәҗәгать итүе юкка булмаган икән. Вадим Лигай фикеренчә, төгәл фәннәр белән эшләү өчен, беренче чиратта, тел белеме кирәк. Безнең гимназия исә бу шартларга тулысынча туры килә», - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына җитәкче.
«Вертолет сыйныфы»нда уку - горурлык
Шул рәвешле, гимназия Казан вертолет заводы һәм Милли тикшеренү техник университеты белән өч яклы килешү төзи. Аның нигезендә укучыларга КАИдан килгән галим һәм профессорлар белем бирә. Казан вертолет заводы исә әлеге сыйныф укучылары өчен төрле бәйрәмнәр, заводка экскурсияләр, төрле семинар-тренинглар уздыра. Вуздан килеп эшләүче укытучыларның хезмәт хакларын да предприятие каплый.
«Беренче көннәрдә укучы һәм аларның әти-әниләре бу яңалыкка әллә ни игътибар бирмәгән иде. Моны аңлап алган Вадим Лигай укучылар өчен вертолет заводына махсус экскурсия оештырды. Әлеге чарадан балаларның ничек илһамланып кайтканнарын белсәгез икән. Барысы да предприятиедә бүләк ителгән баш киемнәреннән килгәннәр. «Вертолет сыйныфы» сүзтезмәсен дә алар үзләре уйлап тапты», - дип дәвам итте сүзен Марина Пичугина.
Укучылар мәктәптә үк киләчәктә кайда эшләячәкләрен белә
Хәзерге вакытта гимназия Казан вертолет заводы белән берлектә 2 сыйныфны тәрбияләп чыгарырга өлгергән инде. 2012 елда «вертолет классы»н тәмамлаган 28 укучының 18е КАИга укырга кергән. Калганнары да физика һәм математика белән бәйле юнәлешләрне сайлаган. Ә 2013 елда исә 24 чыгарылыш сыйныф укучысының 14енә техник вуз студенты булу бәхете елмайган.
«Укучыларыбызның БДИ баллары да бик югары. Төрле республика, россиякүләм олимпиадаларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Әлеге уңышлары өчен алар КВЗның махсус премияләренә лаек була», - дип сөйләде директор. Әлеге укучыларның барысы да диярлек киләчәктә Казан вертолет заводында эшләргә хыяллана. Вузларда белем алучылар исә әлеге предприятиедә гамәли практика да уза икән.
Быел исә «вертолет сыйныфы»н барлыгы 32 укучы тәмамлый. Шуларның 21е - егетләр. Миңа аларның кайберләре белән шәхсән аралашу мөмкинлеге туды.
Төгәл фәннәрне үзләштерү өчен сәләт түгел, яхшы укытучы кирәк
«Математика һәм физика кечкенәдән үк минем иң яраткан фәннәрем иде. «Вертолет сыйныфы»на эләгүемә һаман да сөенеп туя алмыйм. Безне үз эшенә бирелгән, көчле профессионаллар укыта. Мәктәп бусагасыннан ук югары уку йортындагы шартларга әзерләнәбез. Бу шаккаткыч хәл, минемчә», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Глеб Козлов. Егет 9нчы сыйныфта математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен 100 баллга (!) тапшырган булган.
Ә менә Екатерина Журавлевага, Глебтан аермалы буларак, физика һәм математика фәннәре, киресенчә, бик авыр бирелгән. «Мин бу сыйныфка әлеге предметларны яхшырак үзләштерү уе белән генә килгән идем. Укый торгач, бу фәннәргә гашыйк булганымны сизми дә калдым. 11нче сыйныфны тәмамлагач, һичшиксез, КАИ га укырга керергә телим», - дип сөйләде кыз.
Диана Апакова исә физика фәнен бер дә яратмаган. «Мин аны гомумән дә аңламый идем. Төгәл фәннәргә сәләтем юк, дип уйлап ялгышканмын икән. Безнең укытучылар шулкадәр көчле ки, надан балалар да акыллыга әвереләчәк», - диде ул «Intertat.ru» газетасына.
Гимназия исә ирешелгән уңышлары белән генә чикләнергә теләми, укучыларга белем бирүнең яңадан-яңа юллары табылып кына тора. Мәсәлән, быел «вертолет сыйныфы»нда белем алучыларга сызым дәресе керә башлаячак. Иң кызыклысы, бу фәнне югары уку йортыннан махсус билгеләнгән профессор укытачак.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз