Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ютазы мәктәбе базасында төбәкара педагоглар семинары узды
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Ютазы мәктәбе базасында “Муниципаль дәрәҗәдә методик хезмәт системасын үстерү аша педагогик потенциалның мәгълүмати грамоталылыгын күтәрү һәм аны камилләштерү” темасына төбәкара семинар узды. Семинар эшендә икътисад, идарә һәм хокук институтының философия кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты Галина Блажиевская, икътисад идарә һәм хокук институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Эльза Гыйбадуллина, шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре педагоглары, мәгълүмати-методик үзәкләр белгечләре һәм мәктәп директорлары катнашты.
- Мәктәп җәмгыятьнең бер өлеше булып тора, димәк аның өстенлекләре һәм кимчелекләре мәктәпкә, белем бирү процессына хас, - дип ассызыклады үзенең докладында мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов. – Мәгариф системасында идарә нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатка юнәлешле эшләп, без начар булмаган күрсәткечләргә ирештек. Ютазы мәктәбе интеллектуаль һәм иҗади марафонда, тәрбия эшендә районда тотрыклы рәвештә беренче урынны тота. БДИ нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп республиканың иң яхшы 100 белем бирү учреждениесе исемлегенә керде. “Безнең иң яхшы укытучы”, “Алгарыш”, “Безнең иң яхшы мәгълүмати-коммуникатив технологияләр укытучысы” грантлары, республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңү - бу әле безнең казанышларыбызның тулы исемлеге түгел.
Җыелучыларның җанлы кызыксынуын Галина Блажиевская чыгышы уятты. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне сөйләде:
- Яңа шартларда, бер яктан, мәгариф иҗади шәхесләрнең бөтен тормышлары дәвамында үсешләре өчен нигезле базис бирергә тиеш, икенче яктан – алга китеп эшләү мөһим... Заманча белем бирүнең югары сыйфатын гарантияләүче өстенлеге булып киләчәктәге белгечнең үзен үстерүгә юнәлтелгән белем алуы торырга тиеш. Бу белем бирү программасында гуманитар юнәлешне арттыру дигәнне аңлата. Электән урнашкан барысы өчен дә бертөрле булган укыту системасыннан һәркем өчен заманча сыйфатлы белем бирүгә күчүгә юнәлтелгән мәгарифне индивидуальләштерүнең дә әһәмияте аз түгел.
Бүген шул фактны инкяр итеп булмый, кеше бөтен гомере дәвамында белемнәрен тулыландырырга тиеш – әлеге фикер семинарда кызыл җеп булып сузылды. Аннары эш секцияләрдә барды. Моннан тыш, семинар барышында укытучылар өчен мастер-класслар тәкъдим ителде, түгәрәк өстәлләр эше оештырылды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз