Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның төбәкләрне үстерү буенча шәхси программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм аларны 2025-2030 елларга озайту планнарына багышланган киңәшмә барышында хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары балалар һәм яшьләр арасында традицион-әхлакый, рухи кыйммәтләрне саклауның һәм ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, илнең мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча 37 меңнән артык директор киңәшчеләре эшли. Россия Президенты йөкләмәсе буенча, агымдагы елның 1 сентябреннән алар ай саен биш мең сум акча алачак.
Үз чыгышында Татьяна Голикова шулай ук яшьләрне һөнәри үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул тугызынчы сыйныф укучыларының 66% ы урта һөнәри белем сайлауга игътибар бирә. Президент кушуы буенча «Профессионалитет» проекты киңәя, чөнки яшьләр арасында лаеклы хезмәт хакы алып килә торган конкрет һөнәр алуга ачык ихтыяҗ бар.