Татарстан командасы кытай теле буенча иң яхшы нәтиҗәләрне күрсә

2024 елның 12 апреле, җомга

7-11 апрель көннәрендә Мәскәү дәүләт лингвистика университетында итальян  һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Язма турда катнашучылар лексика, грамматика буенча биремнәр үтәделәр, иҗади биремдә чит телне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Итальян теле буенча олимпиаданың телдән туры үз фикерләрен төрле темаларга белдерә белүгә юнәлтелгән иде. Кытай теле буенча олимпиадада шулай ук командада эшли белү бәяләнде.

Татарстан командасы кытай теле буенча иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. 2024 елда кытай теле буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Гамил Дәүләтбаев җиңү яулады, Азнакай шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 5 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы  Сабрина Маликова призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International