Энгел Фәттахов: «Мәктәпләрдә кәгазь эше кимеячәк!»

2013 елның 4 октябре, җомга

 Укытучылар көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән мәгариф хезмәткәрләренең хәле, аларны нинди яңалыклар көтүе, хезмәт хаклары, яшь кадрлар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.
 Мәктәпкә 989 яшь укытучы килде
  – Соңгы вакытта укыту­чыларның эш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Ә менә “кәгазь боткасы”­на бәйле проблемалар кайчан хәл ителер икән?

– Без быел бер генә мәктәптә дә кәгазь журнал калдырмадык. Районда эшләгән чагымда ук “кәгазь боткасы”ның укытучыларга эшләргә комачаулаганын аңлый идем. Республикада “Ачык Татарстан” дигән сайт эшләячәк. Анда төрле статистика һәм хисап материаллары белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Әйтик, “бакчага электрон чират” дигән төймәгә басып, чиратның ничек баруы белән танышырга мөмкин. Бүген хисап, кәгазь эше бик күп. Элек мәктәпләр 92 төрле хисап җибә­рергә тиеш иде. Ул сан хәзер нык кыскарды. Без аны тагын да кыс­картачакбыз. Балалар белән республика күләмендә үткәрелә торган чаралар саны да бик күп. Аларны быел 15 процентка булса да кыскартырга уйлыйбыз. Алты көн буе төрле чараларда катнашкан балаларның укырга вакытлары аз кала. Тәрбиягә урын бирелсен, әмма ул дәрескә зыян китерү бәра­бәренә түгел. Болар укытучы белемне тие­шенчә бирсен өчен эшләнә.

– 1 августка китерелгән мәгълүматларга караганда, рес­публикада математика, хи­мия, физика, география, биология, информатика фән­нә­ре буенча 784 укытучыга вакансия бар иде. Бүген мәк­тәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме?

– 19 сентябрьгә муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгъ­лү­мат­лар буенча, педагогик хез­мәткәрләргә вакансияләр юк. Вакансияләрнең бер өлеше яшь укытучыларның килүе, икенче өлеше укытучыларның укыту эшен үзара бүлешүе нәтиҗә­сендә ябылды. Яңа уку елында барлык фәннәр дә тиешле дә­рәҗәдә укытыла. Әмма бүлешү бигрәк тә физика, химия, математика укытучыларына эшне арттырды.

– Яңа уку елында респуб­лика мәктәпләренә бер меңгә якын яшь укытучы килде. Кемнәр алар? Нинди фән укытучылары?

– Соңгы вакытта мәктәп­ләргә эшкә урнашкан яшь педа­гог­ларның саны арта бара. 2013 елда 4 педагогик вуз һәм 10 урта педагогик белем бирү йортларын 2461 (2012 елда бу сан 2133) белгеч тәмамлады. Шуларның 1434е – югары, 1027се – урта педагогик белемле. Быел 989 яшь белгеч юллама буенча белем бирү учреждениеләренә эшкә ур­наш­ты. Чит тел укытучылары – 204, башлангыч сыйныф укытучылары – 174, тәрбиячеләр – 162, татар теле укытучылары – 82, рус теле – 62, биология, физик тәрбия – 41, математика мөгаллимнәре 34 кеше.
Укытучылар хезмәт хакыннан канәгать

– Яшь укытучыларны кайгырту ни дәрәҗәдә?

– “Безнең яшь укытучы” грантын отучыларга өч ел дәвамында 7 мең сум акча өстәп түли идек. Быел бераз үзгәрттек. “Иң яхшы укытучы” грантларының санын киметеп, “Яшь укытучы” дигәнен арттырдык. Шул рәвешле, әлеге юнәлеш буенча 300 укытучы грантка дәгъва кыла ала. Математика, химия, физика, биология, информатика, технология кебек фәннәрдән грант отучыларга ай саен өстәмә 10 мең сум акча тү­ләнә. Бу табигый фәннәр юнә­лешенә кызыксындыру өчен эшләнде.

– Педагогларга социаль ипотека программасы буенча ярдәм бармы?

– Әлеге программада 35 яшькә кадәрге укытучыларга фатир бәясенең 10 процентын түләү өчен дәүләт субсидия бирә. Бу федераль hәм респуб­лика бюджетлары чыгымнары хисабына эшләнә. Узган ел 127 укытучыга булыштык. Бу максатлар өчен былтыр 22,2 миллион сум бирелсә, быел 66 миллион каралган. Бу проектта катнашу өчен социаль ипотека буенча чиратта тору hәм фатирның сайлап алынган булуы зарур. Укы­тучыларның август киңәш­мә­сендә муниципаль берәмлек җи­тәкчеләренә үзләрендәге яшь укытучыларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән идек. Монда кадрларны максатчан программалар буенча әзерләү, аларга үзләрендә стажировкалар үткәрү, исемле сти­пен­дия­ләр булдыру, җир кишәр­лекләре бүлеп бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Районнарда табигый фән­нәр юнәлеше буенча укытучылар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү зарур. КФУ белән дә эшли башладык. “Ки­ләчәк” стратегиясе кысаларында магистратура программасы буенча 10 магистр әзерләячәкбез. Киләсе елларда әлеге сан тагын да артачак. Алар үзләре практика узган мәктәпләргә эшкә кайтачак. Педагоглар нигездә Чаллы соци­аль-педагогик техно­логия­ләр һәм ресурслар институтында һәм КФУда әзерләнә.

– Бүген укытучыларның хезмәт хакы күпме?

– Укытучылар хезмәт хакы турында проблема күтәрми хәзер, алар канәгать. Быел гомуми белем бирү учреж­дение­лә­рендә уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка артыграк. Әлбәттә, монда грантлар да исәпкә алынган. Ә тәрбиячеләрнеке 20 мең сумга якын, узган елга караганда 72 процентка югарырак. “Мәгариф турында”гы яңа законда педагогик хезмәткәрләр өчен таш­ла­маларның барысы да сакланды. Урта һөнәри белем бирү йортларындагы мөгаллимнәр мәктәпкә китә башлады. Анда хезмәт хакы да, башкасы да яхшырак, диләр.
Көллиятләрдә – үзгәрешләр...

– Быелгы уку елында урта һөнәри уку йортлары мәга­риф министрлыгы карамагына күчте. Бу өлкәдә нинди яңа­лыклар көтелә?

– Аларны безнең министр­лыкка тапшыруны дөрес дип уйлыйм. Чөнки мәгариф системасы бербөтен булырга тиеш. Актаныш, Әлки, Нурлат, Спас районнарында яңа тәҗрибә үткә­релә башлады. Техникум студентлары мәктәпләрдә гомуми белем бирү программасы буенча укый. Андагы база да, укы­тучыларның әзерлеге дә техникумнарга караганда яхшырак. Һөнәр бирү вазыйфасы техникумнар өстендә кала. Сер түгел, бездә һөнәри белем бирү системасы арттарак. Аларга моңа ка­дәр финанс чаралары бирелсә дә, электронлаштыру, заманча җиһазлау буенча әлегә калышалар. Бүген илдә hөнәри белем бирүне яңарту программасы әзерләнә, безнең шунда пилот төбәк булып катнашасы ки­лә. Беренче чиратта, эш тәкъдим итүчеләр кадрлар белән кызыксынырга тиеш. Без кемне әзер­ләгәнне, аларның кайда эшләя­чәген, күпме хезмәт хакы алганын төгәл белергә тиешбез. Хә­зерге вакытта эш тәкъдим итү­челәр белән очрашабыз, база, белгечлекләр белән кызыксынабыз. Педагогик кадрларны әзер­ләү эш тәкъдим итүчеләрнең ихтыяҗына туры килми.

– Август киңәшмәсендә педагогик көллиятләрне үзгә­решләр көтәчәк, дигән идегез. Бу өлкәдә нинди яңалык­лар булачак?

– Бүген министрлык 2020 ел­га кадәр профессиональ белем бирү турында программа әзер­ләү белән мәшгуль. Белгеч­ләрнең икътисад ихтыяҗларына туры килүе мөһим. Шул уңайдан 2014 елдан 5 педагогик көл­лиятне бер­ләштергән очракта, анда бюджет урыннары санын киметү көтелә. Бүген кадлар әзерләү белән 10 көллият шө­гыльләнә. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында өстәмә белем бирү һәм өлкән­нәргә сәнгать буенча белем алу юнәлеше булдырылачак. Бөгелмә педагогика көл­лиятен Бөгелмә һөнәри педагогика көллиятенә, Әлмәт физик культура көллиятен Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә кушу мәсьәләсе карала. Тәтеш педагогика көл­лиятендә кадет сыйныфлары бул­дыру, Чистай педагогика көл­лиятен Чистай политехника көл­лиятенә кушу планлаштырыла. Арча, Минзәлә көллият­ләрендә милли кадрлар әзерләү базасы булдырылды. Казан, Чаллы, Тү­бән Кама шәһәрләрендәге көл­лиятләрдә тәрбиячеләр һәм баш­лангыч сыйныф укытучылары әзер­лә­нәчәк.
Балтачта гына ачтылар

– Милли мәгарифкә кил­гәндә, республиканың алты районында татар мәктәбе генә түгел, татар сыйныфлары да юк. Бу мәсьәләдә ниләр эш­ләнә?

– Укучыларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү – мәгариф өлкәсендәге идарә органна­рының бурычы. Шуңа да кара­мастан, 2012-2013 уку елында республиканың алты район үзәгендә – Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас районнарында татар мәк­тәпләре булдыру түгел, хәтта татар телендә укыту сыйныфлары да ачылмаган иде. Әлеге мәсьәлә мәгариф хезмәткәрләренең рес­публика август киңәшмәсендә җентекле анализланды. Әмма бүген татар сыйныфы бары Балтач районында гына ачылды. Бу исә укучыларга туган телдә белем бирү өчен тиешле шартлар тудырылмауны күрсәтә. Әлеге мәсьәләне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтеп тора. Һич­шиксез, атап үтелгән районнарда милли мәгариф буенча эшнең куелышы, туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты мәсьә­ләсе аерым тик­ше­реләчәк һәм тиешле нәти­җә­ләр ясалачак.

– Август киңәшмәсендә рес­публика Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, әгәр мәктәп­ләр­дә татар һәм рус телләрен күбрәк укытырга теләүчеләр булса, алар министрлыкка гаризаларын тапшыра ала, ди­гән иде. Тапшыручылар бармы?

– Чыннан да, мәктәп­ләр­дән гаризалар кабул итә башладык. Мондый ихтыяҗ булган мәктәп җитәкчеләре үз теләк­ләрен без­гә җиткерәләр. Без рус һәм татар телләренә тигез дә­рәҗәдә игътибар бирергә тиешбез. Министр буларак, икетеллелек мәсьә­ләсенә карата үземне ур­талыкта булырга тиешмен дип саныйм. “2013–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Рес­публикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” эш­лә­дек. Бездә 1596 мәктәп исәп­ләнә, шуларның 800дән артыгы – татар мәктәбе. Бүген бөтен программаларны карыйбыз, әле­гә без ахырга кадәр канәгать түгел. Бөтен мәктәп­ләрдә ике телне дә укыту өчен шартлар тудырылырга тиеш. Рус телле балаларга яр­дәмлекләр, укыту-ме­тодик әсбаплар булдырдык. Күп эш­ләргә туры килә. Бигрәк тә бакчалардагы хәлләр белән кызыксынабыз. Аерым “юл картасы” төзеячәкбез. Сөйләшү дәрә­җәсендә булса да, балалар мәк­тәпкә барганда ике телне дә белергә тиеш. Күп акча сарыф ителгәч, нәтиҗәсе дә булсын.
 БДИның файдасы бар

– Министрлык уздырган рейтингларның файдасы бармы?
– Республикада биш күрсәт­кеч буенча иң яхшы 100 мәктәп рейтингын булдырдык. БДИны тәнкыйтьләсәләр дә, файдасы ба­рыбер бар.Чаллыдагы 11 мәк­тәптә 10-11 сыйныфлар юк. Әти-әниләр кайда яхшырак укытканны белә. Безнең балалар Кытай, Финляндия, Сингапур, Бөек­британия балалары белән чагыштырганда, яхшы белем ала. Әмма лидерлык, иҗадилык, тән­кыйди фикерләү, төркемдә эш­ләү, тормышка яраклашуда калышабыз. Шуңа күрә өч еллык Сингапур проектын кулланачакбыз.

Татарстанда  65 мең мәгариф хезмәткәре исәпләнә, шуларның 36 меңе мәктәпләрдә укыта. Бакчаларда 19 меңнән артык тәрбияче хезмәт куя. Урта һөнәри уку йортларында –  10 мең, вузларда 15 меңләп мөгаллим эшли.Соңгы вакытта мәктәпләргә ир-ат укытучылар килә башлады, әмма хатын-кызлар 87 процентны тәшкил итә. Бүген укытучыларның уртача яше – 40-50 яшь, эш стажы 20 елдан артык булганнар – 36 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International