Түбән Камада балалар бакчасында урын кытлыгы проблемасы юк

2013 елның 4 октябре, җомга
Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәрендә бүгенге көндә 93 балалар бакчасы бар, аларга 16 меңнән артык бала йөри. Соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр быел балалар бакчаларына 4200 бала килгән, бу рекордлы сан.
Хәзерге вакытта әлеге территориядә булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 90 проценты мәктәпкәчә тәрбия белән колачланган. Шәһәр һәм районда баланы бакчага урнаштыру проблемасы юк. Соңгы ике елда “Бәләкәч” программасы нигезендә өч мәктәпкәчә учреждение төзелгән. Быелның октябрендә тагын бер бакча төзелешенә тотынганнар. Ул 44 микрорайонда торгызылачак һәм киләсе елда тапшырылачак.
Хәзерге вакытта Түбән Камада балалар бакчаларына электрон чиратта өч яшькәчә булган 5671 бала исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International