Иртәгә тугызынчы сыйныф укучылары туган тел буенча БДИ тапшыралар

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

23 нче майда 9 нчы сыйныф укучылары туган тел буенча төп дәүләт имтиханын тапшыралар. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 4051 катнашучы: шулардан туган (татар) телне 3859, чуваш телен - 139, удмурт телен - 33, мари телен – 20 укучы тапшыра .

Имтиханнар Казанда имтихан үткәрүнеңи 5 пунктында уза, иң күп катнашучылар Совет районында (436 кеше) - «180 нче күппрофильле полилингваль гимназия» (Җиңү проспекты, 212в йорт), «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» (Җиңү проспекты, 108 йорт).

Республикада туган тел буенча имтихан Питрәч (242), Яшел Үзән (203), Азнакай (176), Арча (146), Аксубай (118), Әгерҗе (113), Сарман (122), Балтач (128) районнарында, Казан (743) һәм Чаллы (322), Түбән Кама (165) шәһәрләрендә узачак.

Шул ук көнне 11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы уза. Республика буенча аны быел 7 кеше сайлаган.

Агымдагы уку елында БДИны Әтнә (1), Мөслим (1), Түбән Кама (1), муниципаль районнар һәм Совет (2), Авиатөзелеш (1), Казан шәһәренең Идел буе (1) районнарында тәмамлаучылар сайлаган. Аларның 4 е - татар теле буенча биремнәрне туган тел буларак, 3 е - Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International