Актаныш гуманитар гимназия-интернатында сөйләм теле буенча “Бүләк” сменасы ачылды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

1 июньдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Бүләк” беренче сменасы старт алды. Лагерьда 17 Россия субъектыннан 125 кеше катнаша (Әстерхан, Саратов, Чиләбе, Киров, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Курган, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Красноярск крае, Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы).

Төбәкара сменада катнашучылар өчен республиканың югары уку йортлары галимнәре, укытучылары, язучылары, талантлы яшьләре белән очрашулар планлаштырылган, татар телендә спектакльләр карау, экскурсияләр оештырылачак.

Республика һәм Россия төбәкләреннән килгән татар балаларын татар теленә тирән өйрәтү максатында укытучылар тарафыннан татар теле дәресләре уздырыла, шулай ук вокал, хореография, кул эшләре, рәсем ясау, татар халкы тарихы дәресләре оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International