Беларусия Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссия дәүләт технология университеты тарафыннан аналитик химия буенча “Измерения при контроле качества продукции и объектов окружающей среды” III Студентлар халыкара олимпиадасы үткәрелде. Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 2 курс студентлары - олимпиаданың абсолют җиңүчеләре.
Олимпиада Бөтендөнья химия һәм Бөтендөнья метрология көненә багышланган иде һәм өч этаптан торды. Катнашучыларга эксперименталь бурычны хәл итәргә, презентация тәкъдим итәргә һәм тестлаштыру узарга кирәк иде.
Югары уку йорты командасына Булат Гайнетдинов, Кәрим Кәримуллин, Таисия Лукаш, Лия Хәсәншина һәм Мансур Хисамиев керделәр. Алар барысы да КФУ Химия институтының 2 курс студентлары.