Актанышта китап фонды тулыландырыла

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
«Актаныш авылы җирлекара үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет оешмасына узган атнада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан “Татарстанда татар телен үстерү программа”сы нигезендә 46 мең сумлык китап кайтартылды, ә тулаем, 2013 елда 1 785916 сумлык китап алынган. Нигездә, алар - матур әдәбият, балалар әдәбияты, тарих буенча әдәбият. Китаплар авыл китапханәләренә өләшенгән. Моннан тыш, федераль бюджеттан 84 мең сумлык, район бюджетыннан 100 мең сумлык китаплар алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International