Буа районы мәдәният йортында укытучыларны тәбрикләделәр

2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Буа районы мәдәният йортында укытучыларны тәбрикләделәр. Чараны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.
“Сез - кешелекне белемле, аңлы итүче олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләре. Укучы күңеленә “чиста биттән язып” тәрбияле, белемле, шәфкатьле чын Кеше тәрбияләргә омтыласыз. Без барыбыз да гомеребез буе Сезнең укучыларыгыз булып калабыз һәм еллар аша алдыгызда баш иябез.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете телим,” - диде. Шуннан соң ул район мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Абзалов белән берлектә Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International