Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “КФУ-Аджилент” үзәге ачылды
2013 елның 8 октябре, сишәмбе
Казан федераль университетының Физика институтында “КФУ-Аджилент” үзәген рәсми ачу тантанасы булып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Agilent Technologies” компаниясенең вице-президенты һәм Европа, Якын Көнчыгыш, Африка төбәкләрендә җиһазлар сату буенча генераль директоры Бенуа Нил, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясенең ТР буенча вәкиле Сергей Загайнов, университет галимнәре катнашты.
Тикшеренүләргә китәсе чыгымнар бәясен киметү һәм заманча технологияләрнең яраклыларын табу юнәлешендә эшләп, “Agilent Technologies” компаниясе белән элемтәләр урнаштырылды һәм быел апрельдә хезмәттәшлек турында меморандум төзелде, шушы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, “КФУ-Аджилент” үзәге - автомат проектлау системалары лабораториясе ачыла, дип билгеләп үтте И.Гафуров. “Республика җитәкчелегенең бәяләмәсе һәм бизнес белән университет арасындагы багланышларга мөнәсәбәте бүген бөтенләй башка дәрәҗәдә. Уртак лабораторияләрнең бу беренчесе түгел: быел гына да Япониядәге РИКЕН физика һәм химия фәнни тикшеренү институты белән 3 лаборатория ачтык, моннан 2 ай элек медицинаның нейробиология өлкәсендә французлар белән уртак лаборатория ачтык, – диде ректор канәгатьлек белән. – Бу проект исә озак вакытка – алдагы 10 елга исәпләнгән, ул Казан федераль университетының көндәшлеккә сәләтлелек проектының “Юл картасы”на кертелгән. Нәтиҗәдә, ел дәвамында мондый проектлар берничә булачак әле. Биредә студентлар белем алу, тикшеренүләр белән генә түгел, булачак һөнәренә әзерлек белән дә шөгыльләнәчәк. Бүген республикада Президент, Хөкүмәт башлыгы куйган бурыч-максатлар нәкъ менә шундый мәйданчыкларда тормышка ашырыла”, - дип ышандырырга тырышты И.Гафуров.
“КФУ-Аджилент” үзәге – ул КФУның элемтә, электроника, биотехнологияләр, диагностика һәм химик анализ базарларында эшли торган контроль-үлчәү җиһазлары җитештерүдә дөньякүләм лидер саналган “Agilent Technologies” компаниясе белән берлектәге автомат проектлау системалары лабораториясе. Шушы компания тәкъдим иткән югары нәтиҗәлелеккә ия заманча приборлары булган иң яңа төр җиһаз әлеге лабораториянең технологик базасын тәшкил итә. Яңа ачылган үзәк проектлаучылар идеяләренең барысы бергә кушылып нинди нәтиҗәгә китерәсен тиз арада тикшерә, аннары күп планлы проектлар өчен электрик һәм физик характеристикаларны модельләштерә алу мөмкинлеге бирәчәк. Физика институтының һәм аеруча аның радиофизика һәм мәгълүмати системалары бүлегенең кайсы өлкәләрдә тикшеренүләр алып баруы, яңа үзәкнең бар мөмкинлекләре белән мәртәбәле кунакларны радиофизика кафедрасы мөдире Олег Шерстюков таныштырды. Аның сүзләренчә, шушы лабораториядә студентлар тикшеренү барышында автомат проектлау системасы белән эшләргә өуйрәнәчәк, әмма физика буенча гына түгел, ә дисциплинара фәннәр буенча да: лабораториядә СВЧ-нурланышны файдаланып югары төгәллекле тикшеренүләр уздырып, махсус җиһазлар эшкәртеп булачак. Әлеге лаборатория радиоэлектроника сәнәгате предприятиеләре ихтыяҗлары буенча кадрларны яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыру мәйданчыгы итеп тә файдаланылачак.
Федераль университетта югары технологияле лаборатория ачылуга канәгатьлек белдергән республика Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков исә, мин үзем бик прагматик кеше, шулай да җитештерү тармагы белән бәйләнешле мәгариф проектлары булуы һәрвакыт куандыра, диде. “Физика институтына, радиофизика кафедрасына бу яктан гадирәк, чөнки сездә “Радиоэлектронные технологии” концерны хезмәттәшлектә, ә ул заказларга күмелгән һәм квалификацияле хезмәткәрләргә мохтаҗ”, - дип, И.Халиков “Agilent Technologies” компаниясенә рәхмәт һәм шушы проектның компания өчен файдалы булырына һәм “Радиоэлектронные технологии” концернының да бу лаборатория белән даими дуслыкта торуына өмет белдерде.
Гади генә әйткәндә, без җайланмаларны төземи генә дә компьютерда модельләштерә алабыз, бу исә материалларга, җитештерүгә акча, вакыт сарыф, ә бәлки исраф ителми дигән сүз. Студентларыбызга моны укыган вакытта ук өйрәнергә кирәк, заводларга моны гамәлгә кертергә кирәк, бу – заман таләбе, дип сөйләде соңыннан журналистлар белән аралашкан радиофизика кафедрасы мөдире Олег Шерстюков. Хәзерге вакытта безгә шушы лабораториядә эшләргә 12 лицензиялек компьютер программасы тапшырдылар, ул 250 млн. сумлап тора – бу безнең үсеш өчен гаять зур мөмкинлек, дип ачыклык кертте. “Без үзебез мәгълүматларны физик ысуллар белән саклау, радиодулкыннарның метеорлы таралышы, вакыт шкалалары сакланышы, мобиль технологияләр, шулай ук скважиналарның геофизик приборларын булдыру һ.б. белән шөгыльләнәбез. Шулай да, бу җиһазларны күрү белән, дисциплинаара тикшеренүләр уздыру идеясе килде, әлегә микробиологларга хезмәттәшлек тәкъдим иттек. Гомумән, лабораториянең җиһазлары фәннең төрле өлкәләрендә тикшеренүләр өчен файдаланып була: авыл хуҗалыгы, медицина, геофизика, биология һ.б.”, - дип сөйләде галим.
Бенуа Нил сүзләренчә, компания әлеге лабораторияне җиһазлауга берничә миллион АКШ доллары сарыф иткән. О.Шерстюков исә лабораториянең “Үсеш” программасы буенча алынуын белдерде.
Искәртеп үтәбез: “Agilent Technologies” компаниясе радиоүлчәү җиһазлары (сигналлар генераторы, сигналлар анализаторы, чылбырлар анализаторы), осциллографлар һәм гомуми билгеләнелешле приборлар (мультиметрлар, импульс генераторлары, белешмәләр туплау системалары, логик анализаторлар), проектлау һәм модельләштерү өчен (шул исәптән электрон җайланмаларны эшкәртүне автоматлаштыру, югары ешлыклы/катнаш интеграль схемаларны проектлау, ирекле формадагы пассив өч үлчәнешле структураларны электромагнит модельләштерү, антенналар модельләштерү өчен чишелешләр), шулай ук телекоммуникацияләрне тестлаштыру өчен контроль-хисап чишелешләре белән дөнья базарында танылган.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз