БДИ нәтиҗәләре күпме гамәлдә була: 2024 елда балларның яраклылык срогы

2024 елның 7 июне, җомга

2013 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль законның 70 статьясы нигезендә БДИ нәтиҗәләренең гамәлдә булу вакыты дүрт ел тәшкил итә. Элегрәк бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре ике ел гына гамәлдә иде.

Димәк, әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 2024 елда тапшырса, ул югары уку йортына 2028 ел ахырына кадәр укырга керергә мөмкин. БДИ тапшыру датасы, ягъни көне һәм ае, алынган нәтиҗәнең гамәлдә булу вакытын исәпләгәндә, мәгънәгә ия түгел.

ВУЗга керү өчен

2024 елгы БДИ нәтиҗәләре бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программаларына керү өчен 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә. 2024 елда ВУЗга укырга 2020-2024 еллардагы имтиханнар нәтиҗәләре белән керергә мөмкин.

ССУЗга керү өчен

Урта махсус уку йортларына керү өчен (ССУЗ) БДИ нәтиҗәләре таләп ителми, бары тик аттестат баллы гына мөһим.

Элегрәк яшьләргә хәрби хезмәттән кайткач, ВУЗга БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керү өчен өстәмә бер ел бирәләр иде. Әмма "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон кертелүгә бәйле рәвештә бу норма үз көчен югалтты. Хәрби хезмәткәрләргә дә , башкалар кебек үк, БДИ нәтиҗәләре киләсе дүрт ел гамәлдә.

Ягъни, әгәр укучы имтиханны 2024 елда тапшырса, баллар буенча югары уку йортына үтмәгән һәм көз көне армиягә чакырылган булса, БДИ нәтиҗәләре 2028 елга кадәр гамәлдә булачак, теләсә кайсы очракта да.

2024 елга БДИ нәтиҗәләрен электрон рәвештә Рособрнадзорның рәсми сайтында, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин булачак.

БДИ нәтиҗәсе срогы чыккан булса, нишләргә?

БДИ таныклыгының гамәлдә булуын озайтырга ярамый. Әгәр имтихан нәтиҗәсе срогы узган булса, югары уку йортына керү өчен тагын бер тапкыр БДИ бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International